2014 елның 26 сентябрендә Россия юристлары ассоциясенең гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылды.
Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе белән бергә, 56 пунктта гражданнарны кабул итте. Һәр муниципаль районда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәләре базасында җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре, шулай ук Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсе һәм “Бердәм Россия” партиясе Рәисенең региональ җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре эшләде.
Гражданнарны кабул итү ачык ишекләр режимында гамәлгә ашырылды. Татарстанда Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен оештыру һәм уздыру массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан яктыртылды.
Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен уздыруда нотариуслар, адвокатлар, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре, Россия юристлары ассоциясе әгъзалары катнашты. Беренче мәртәбә Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Зеленодольск, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары Федераль хезмәте белгечләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин, Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Ф.Х.Заһидуллин, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасарлары М.М.Ибәтов һәм Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе башлыгы Г.И.Сергеева көн дәвамында Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә халыкка консультацион-хокукый ярдәм күрсәтте. Алар барлыгы 23 граждан кабул итте.
Татарстанда кабул итү көне эчендә 515 кешегә квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.
Әлмәт, Алабуга, Чаллы, шәһәрләрендәге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләренә килүче иң күп булды, аларга тәңгәл рәвештә 49, 62 һәм 40 кеше мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгать итүчеләр арасында иң күбесе пенсионерлар иде. Юристларга иң еш бирелә торган сораулардан: мирас, торак, социаль тәэмин итү, кулланучылар хокукларын яклау, җир мәсьәләләре, барысы буенча да төпле аңлатмалар бирелде.