Җир законнары мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы юридик ярдәм күрсәтү максатларында авыл җирләрендә яшәүче гражданнарны җир законнары буенча видеоконференцэлемтә режимында кабул итү уздырды. Видео аша кабул итүдә 33 муниципаль районнан 59 кеше катнашты.

Гражданнарны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигатьне саклау буенча Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Р.Х.Низамов, Татарстан Республикасы баш дәүләт регистраторы А.М.Хәйрутдинов, Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы ФДБУ филиалы директоры урынбасары А.Р.Камәретдинов, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының методология һәм муниципаль мөлкәти мөнәсәбәтләрне формалаштыру бүлеге башлыгы В.И.Лукоянов һәм Казан нотариаль округы нотариусы Ф.Р.Әскәрова кабул итте.

Кабул итүдә катнашучылар хуҗасыз калган мөлкәтне мирас итү һәм исәпкә алу тәртибе, җир кишәрлекләрен бирү, дәүләт актлары нигезендә гадиләштерелгән тәртиптә милек хокукын, җир кишәрлекләренә таныклыкларны теркәү, хуҗалык кенәгәләреннән өземтәләр бирү тәртибе, күчемсез мөлкәткә мирас рәсмиләштерү, җир кишәрлекләренең кадастр хакы, белешмәләрне күчемсез мөлкәтнең дәүләт кадастрына кертү буенча бирелгән сорауларына төпле җавап алдылар.

Җирле үзидарә органнарына аерым мәсьәләләр буенча халык арасында аңлатулар уздыру тәкъдим ителде. Авыл кешеләрен миграция законнары буенча киләчәктә видео аша кабул итү IV кварталга планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International