Чикләрне үзгәртүне күз алдында тотучы закон проектларын әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2014 елның 3 октябре, җомга

2014 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртүне һәм «Югары Ослан муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 2005 елның 1 гыйнварындагы 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына һәм «Кама Тамагы муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 2005 елның 1 гыйнварындагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертүне күз алдында тотучы закон проектларын әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә Югары Ослан һәм Кама Тамагы муниципаль районнары, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «Иннополис» ААҖ, ОАО РКЦ «Земля» РКҮнең ААҖ вәкилләре катнашында узды.

Киңәшмәгә чакырылган районнарның җирле үзидарә органнары тарафыннан министрлыкка юридик экспертизага тапшырылган документлар һәм материаллар буенча, шулай ук республика закон проектларын әзерләгәндә барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Киңәшмә йомгаклары буенча киләчәк чаралар һәм аларны үтәү сроклары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International