Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсе

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

2014 елның 3 октябрендә Ульяновск шәһәрендә Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Федераль адвокатлар палатасы, «Россия юристлары ассоциясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ярдәмендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсе уздырылды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Федераль адвокатлар палатасы Президенты Е.В.Семеняко, «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе әгъзалары,Россия Федерациясе субъектларының гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимияте органнары вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары адвокатлар палаталары президентлары, «Россия юристлары ассоциясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы әгъзалары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт юридик бюролары һәм юридик клиникалары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләреннән – Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире Н.Н.Фәрхуллина, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасыннан – Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы Президенты Л.М.Дмитриевская, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсеннән – Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Рәисе И.И.Гыйрфанов катнашты.

Киңәшмәдә «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» 2011 елның 11 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыруга, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасының һәм дәүләтнеке булмаган системасының бәйле актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International