«Россия юристлары ассоциясе» ТРБ Советы утырышы

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе утырышы уздырылды.

Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү буенча яңа проектлар турында фикер алышуга багышланды. Нотык белән Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе И.И.Гыйрфанов чыгыш ясады. Фикер алышу барышында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы президенты Л.М.Дмитриевская, Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Ф.Х.Заһидуллин, Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе А.Л.Васин, СГБИ проректорының беренче урынбасары К.Н.Пономарев тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә «Ел юристы» республика тантанасын уздыру датасын билгеләүгә һәм шундый премия проекты турындагы нигезләмәне карауга багышланды. Совет әгъзалары тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен исәпкә алып, «Ел юристы» региональ премиясе турындагы нигезләмәне раслау хакында карар кабул ителде.

Совет утырышында шулай ук Россия юристлары ассоциясе әгъзалыгына Татарстан юридик бергәлегеннән яңа вәкилләрне алу турында кара кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International