2014 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе А.Г.Хәбибуллин җитәкчелегендә эш киңәшмәсе үтте, анда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Хокук идарәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законын федераль законнарга яраклаштыру мәсьәләсе карап ткшерелде.
Шулай ук “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 85 статьясындагы 3 өлеш белән билгеләнгән таләпләрне үтәп, муниципаль районнар һәм алар составына керүче җирлекләрнең чикләре тасвирламасын тәгаенләү максатларында эшләнгән Татарстан Республикасы законнары проектлары турында фикер алышынды. 15 муниципаль район буенча әлеге закон проектлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында карап тикшереләчәк.
Әлеге мәсьәләләр турында фикер алышуда министрның беренче урынбасары, министр вазыйфаларын башкарчы Р.И.Заһидуллин, шулай ук министрның җирле үзидарә органнары эшчәнлеген хокукый тәэмин итү мәсьәләләрен алып баручы урынбасары М.М.Ибәтов катнаштылар.