2014 елның 9 октябрендә Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча проектын тормышка ашыру максатында Татарстан Республикасында Өлкән яшьтәгеләр көне декадасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм көне үтте.
Бу көнне 52 пунктта, һәр муниципаль районда социаль яклау идарәләре һәм бүлекләре биналарында, администрацияләрдә һәм күпфункциональ үзәкләрдә Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасының Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Татарстан Республикасының Нотариаль палатасы белән берлектә гражданнарны кабул итүләр оештырды. Гражданнарны кабул итү ачык ишекләр көне режимында 9.00 дан 15.00 сәг. кадәр (авыл районнарында - 8.00 дән 14.00 сәг. кадәр) тәнәфессез, консультатлар составын алыштырып торып, үткәрелде
Татарстанда Өлкән яшьтәгеләр көне декадасында түләүсез юридик ярдәм көнен оештыру һәм үткәрү массакүләм мәгълүмт чаралары тарафыннан яктыртылды.
Татарстанда кабул итү көне йомгаклары буенча квалификацияле хокукый ярдәмне 457 кеше алган. Бушлай юридик ярдәм сорап адвокатларга һәм нотариусларга мөрәҗәгать итүчеләрдән иң активлары булып түбәндәге торак пунктлар саналды: Чаллы – 67 кеше, Бөгелмә – 42 кеше, Саба раойны – 34 кеше, Түбән Кама – 29 кеше, Әлмәт – 23 кеше.
Өлкән яшьтәгеләр юристларга мөрәҗәгать иткән иң киң таралган сораулар арасында социаль хезмәтләрдән файдалану, өлкән яшьтәгеләргә, шул исәптән картлар һәм инвалидлар өчен йортларда яшәүчеләргә, социаль ярдәм чаралары турында сораулар иде. Шулай ук өлкәннәрне эшләмәүче пенсионерларны санатория-курорт юлламалары белән тәэмин итү, мирас мәсьәләләре, аерым алганда ире-хатыны өлешен мираска алу, төрле рәвештәге бүләк итүне рәсмиләштерү, төрле ташламалар бирү, торак мәсьәләләре, социаль тәэмин итү, җир мәсьәләләре һәм процессуаль хокук нормаларына аңлатма бирү кебек сораулар кызыксындыра.