ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

2014 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды.

Комитет утырышында “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 85 статьясындагы 3 өлеш белән билгеләнгән таләпләрне үтәү өчен 15 муниципаль районның һәм алар составындагы җирлекләрнең чикләрен тәгаенлау максатларында эшләнгән Татарстан Республикасы законнары проектлары карап тикшерелде.

Шулай ук “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты карап тикшерелде.

ТР юстиция министры М.М.Ибәтов күрсәтелгән мәсьәләләр буенча доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International