Каты исерек хәлендә булган затларга ярдәм күрсәтү учреждениеләрен төзү турында

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин рәислегендә Татарстан Республикасының Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы булды, аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин катнашты.
Утырышта каты исерек хәлендә булган һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү яки әйләнә-тирәдә ориентация сәләтен югалткан һәм медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ булмаган затларга ярдәм күрсәтү өчен муниципаль автономияле учреждениеләр төзү мәсьәләсе карап тикшерелде, аның йомгаклары буенча “Исерек хәлендә булган һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү яки әйләнә-тирәдә ориентация сәләтен югалткан затларны тоту һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен махсуслашкан учреждениеләр төзү һәм эшчәнлекләрен тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарына бирү турында” Татарстан Республикасы законы проекты өстенә эшне дәвам итү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International