Минзәлә һәм Мөслим муниципаль районнарына чыгу

2014 елның 17 октябре, җомга

2014 елның 15 октябрендә агымдагы елның IV кварталына чыгуларның расланган графигы нигезендә министрлык белгечләре Муниципаль берәмлекләр советы вәкиле – юридик идарә җитәкчесе Л.М.Корманова белән берлектә җиле үзидарә органнарына методик һәм консультация ярдәме күрсәтү максатларында Татарстан Республикасының Минзәлә һәм Мөслим районнарына чыктылар.
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы башлыгы урынбасары В.З.Вәгыйзов, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе А.М.Әхмәтҗанова һәм районнарның җирле үзидарә органнарының структур блекчәләре җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә муниципаль норматив хокукый актлар һәм аларның проектларының тулылыгы һәм аларны үз вакытында министрлыкка җибәрү мәсьәләсе каралды, хокукый актларны Татарстан Республикасының Муниципаль норматив хокукый актлары регистрына кертү өчен аларны районнарның авыл җирлекләре тарафыннан үз вакытында министрлыкка юллау буенча гамәлләр алгоритмы эшләнде.
Аралашу барышында законнардагы соңгы яңалыклар турында мәгълүмат җиткерелде, оператив рәвештә һәм муниципаль хезмәтне хокукый җайга салу өлкәсендә министрлык тарафыннан эшләнгән үрнәк хокукый актларны исәпкә алып, кабул ителгән хокукый актларга үзгәрешләр кертергә һәм бу өлкәдә бүтән хокукый актлар кабул итәргә тәкъдим ителде.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген норматив хокукый тәэмин итү мәсьәләләре буенча, шул исәптән “Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә оганнары эшчәнлеге турында мәгълүматның ачык булуын тәэмин итү турында” 09.02.2009 елдагы 8-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Милләтара һәм конфессияара килешүләрне ныгытуга, районнар территориясендә яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклауга, мигрантларның социаль һәм мәдәни җайлашуын булдыруга, милләтара (этникара) каршылыкларны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткәндә җирле үзидарә органнары вәкаләтләре турында мәгълүмат җиткерелде. Бу уңайдан дини оешмалар һәм тиешле хезмәтләр белән мәгълүмат алмашу буенча багланышларны җайга салу тәкъдим ителде.
Моннан тыш, 30.12.2005 елдагы 144-ТРЗ номерлы, 30.07.2010 елдагы 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законнары нигезендә белгечләр тарафыннан районның административ комиссиясе эшчәнлеген тикшерү үткәрелде. Шулай ук муниципаль норматив хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертизаны оештыру һәм үткәрү буенча эш өйрәнелде, зарур тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International