Лениногорск муниципаль районында түләүсез юридик ярдәм һәм хокукый лекцияләр

2014 елның 17 октябре, җомга

2014 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының Тимәш һәм Шөгер авылларында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде, шулай ук “Хокук мәктәбе” проекты кысаларында өлкән сыйныф укучыларына хокук дәресләре үткәрелде.

“Татарстан Республикасында юридик ярдәм күрсәтү һәм халыкны хокукый агарту системасын үстерү буенча чаралар турында” 22.03.2010 елдагы ПУ-156 Татарстан Республикасы Президенты Указын һәм “Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 02.11.2012 елдагы 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә республиканың авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча эшне дәвам итә.

Хокукый мәсьәләләр буенча гражданнарга консультацияләр бирү максаты белән министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән, аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итүе, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Муниципаль берәмлекләр советы, РФ Росреестрының ТР буенча идарәсе, ТР буенча Федераль салым хезмәте, РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Нотариаль палатасы белгечләреннән торган мобиль мәгълүмати-консультация төркеме төзелде.

Кабул итү барышында хокукый ярдәм районның ике авыл җирлегеннән 67 кешегә күрсәтелде, аларның 26 сы бюджет өлкәсе хезмәткәре, 24 граждан башка өлкәләрдә эшлиләр, 8 е – пенсионер һәм 9 эшсез кеше.

Хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелегенең соравы ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы компетенциясенә караган (11 кеше), аерым алганда, ул сораулар җир кишәрлеген рәсмиләштерү, җир кишәрлеген бүлү, җир кишәрлегенә өлешне кире кайтаруга карый.

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләренә 8 граждан мөрәҗәгать иткән, аларны төрле ташламалар алу, “Хезмәт ветераны” исемен алу, ТКХ хезмәтләренә түләүгә субсидияләр, социль степендия алу сораулары кызыксындырган.

Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәсе вәкилләренә кабул итү барышында пенсия күләмен исәпләү, еллар өчен вакытыннан алда пенсия билгеләү, иминият түләүләрен түләү кебек сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәр (11 кеше).

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханын бирү, рус һәм татар телләрен укыту нормалары турында сораулар буенча консультацияләр бирелгән (5 кеше).

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече инвалидлыкны рәсмиләштерү, инвалидлан тәэмин итү кебек сорауларга җавап биргән (7 кеше).

Салым хезмәте белгечләре гражданнарны милеккә салым күләме, милеккә салымны түләгәндә пенсионерларга ташламалар бирү кебек мөрәҗәгатьләргә консультацияләр биргәннәр.

Адвокат һәм нотариус гражданнарга җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерү, җир кишәрлегенә милек хокукын рәсмиләштерү, мирасны, мираска калдыруны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча аңлатмалар биргәннәр.

Зеленорощинск һәм Мичурин авыл җирлекләре башлыклары хуҗасыз җир кишәрлекләрен муниципаль милеккә рәсмиләштерү тәртибен һәм җир кишәрлекләрен торак йортлар төзү өчен рәсмиләштерү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

Авыл халкының барлык мөрәҗәгатьләренә дә белгечләр квалификацияле консультацияләр биргәннәр.
“Хокук мәктәбе” проекты кысаларында Тимәш һәм Шөгер авыл җирлекләренең 9-11 сыйныфларында Яшь юристлар советы әгъзалары тарафыннан түбәндәге лекцияләр укылды:
1) «Дәүләтнең килеп чыгуы», лектор Байбиков Руслан.
2) «РФ дәүләт төзелеше», лектор Кириллова Ирина.
3) «Кулланучылар хокукын яклау турында» ФЗ», лекторы Гобәйдуллина Азалия һәм Гөлинә Гаррапова.

Тимәш һәм Шөгер авыл җирлекләрендә укучылар арасыннан 60 һәм 40 кеше килгән. Укучылар материалны зур кызыксыну белән өйрәнгәннәр, актив рәвештә сораулар биргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International