Норматив хокукый актлар теркәү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2014 елның 8 ноябре, шимбә

Нормалар иҗат итү эшчәнлеге белән шөгыльләнгәндә Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы арасында хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә  7 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашында киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан чыгарыла торган хокукый актларның нормативлык үзенчәлекләрен билгеләүгә бәйле мәсьәләләр, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында теркәлү узарга тиешле шундый актлар даирәсе каралды. 

Фикер алышу барышында дәүләт теркәве узганда барлыкка килә торган кайбер мәсьәләләр хәл ителде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International