Эксперт советы утырышы

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

2014 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара  координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды. Утырышны  Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды

Эксперт совет утырышында түбәндәге закон проектлары каралды һәм хупланды:

Татарстан Республикасы дәүләт торак фондының һәм муниципаль торак фондының торак урыннарын социаль яллау шартнамәләре алуга гражданнар хокукларын гамәлгә ашыру турында һәм «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондының һәм муниципаль торак фондының торак урыннарын социаль яллау шартнамәләре алуга гражданнар хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында 

 «Торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында» Федераль законның 166 и 166-1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында;

 «Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы Законының 61 статьясына үзгәрешләр кертү турында;

«Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 5 һәм 61 статьяларына үзгәрешләр кертү турында;

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» («хезмәт пенсиясе», «иминият стажы» терминнарын «иминият пенсиясе», «иминият стажы» терминнарына алмаштыру, «хезмәт пенсиясенең бер өлеше» терминын төшереп калдыру өлешендә);

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» (сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәйсез бәяләү өлешендә).

Моннан тыш, Эксперт советы әгъзалары  «Алкоголь исереклеге хәлендәге һәм мөстәкыйль рәвештә йөри алмас хәлгә килгән, әйләнә-тирәне аңламый башлаган, медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ җәмәгать урыннарындагы затларга хезмәт күрсәтүләр турында». 

Алкоголь исереклеге хәлендәге һәм мөстәкыйль рәвештә йөри алмас хәлгә килгән, әйләнә-тирәне аңламый башлаган, медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ җәмәгать урыннарындагы затларга медицина ярдәме күрсәтү кирәклеге турындагы мәсьәләне карау өчен кызыксынучы органнар – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы фикерен өйрәнү турында карар кабул ителде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International