2014 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А.Г. Хәбибуллин җитәкчелегендә «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы, Лаеш, Алабуга, Зәй муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Закон проекты буенча кергән тәкъдимнәр турында фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты .