Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс йомгаклары

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

2014 елның  13 ноябрендңәге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаренең, консультантының һәм 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.     

Аттестация барышында граждан хезмәткәренең белемнәре, һөнәри күнекмәләре, эш тәҗрибәсе, эш сыйфаты, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, куелган максатларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүе бәяләнде. Аттестацияләнә торган хезмәткәрләрнең эш тәҗрибәсен һәм сыйфатын, шулай ук куелган бурычларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүен исәпкә алып, комиссия әгъзалары дәүләт граждан хезмәткәренең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләделәр.  

 Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 8  дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде. 

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе)  федераль университетының  конституцичел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры  Ә.Г.Гатауллин, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның Икътисад, идарә һәм   социаль технологияләр интситутының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты әгъзасы  М.Х.Вафин катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International