2014 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин «Татарстан» ДТРК радиосында Яңа көн радиотапшыруларның турыдан-туры эфирында катнашты .
Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча интервью бирде. Әңгәмәдә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең түбәндәге актуаль мәсьәләләре кузгатылды: түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мехенизмы эшенең нәтиҗәлелеге, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча оештырылган «кайнар линия» телефон номеры, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен кирәкле документлар исемлеге, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү төрләре, республиканың муниципаль районнары территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм башкалар. Р.И.Заһидуллин “Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законына соңгы үзгәрешләр хакында сөйләде.
Турыдан-туры эфир барышында радиотыңлаучылар тыл ветераннарга, инвалидларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында сораулар бирделәр.