Иң яхшы иҗтимагый инициативаларга конкурс йомгаклары

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш» дәүләт программасының «2014 елга Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» ярдәмче программасы чаралары исемлегенең 5.12 пунктын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коррупцияне профилактикалау өлкәсендә яңа технологияләр эшләү һәм кертү буенча иҗтимагый инициативаларга конкурс игълан иткән иде.

Конкурс турындагы нигезләмә буенча 2014 елның 15 ноябреннән алып 26 ноябренә кадәр (16.00 сәгатькә кадәр) конкурста катнашуга гаризалар кабул ителде.

Коррупцияне профилактикалау өлкәсендә яңа технологияләр эшләү һәм кертү буенча иҗтимагый инициативалар буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына кергән проектларны объектив һәм төрле яклап бәяләү максатларында Конкурс турындагы нигезләмә белән конкурс комиссиясе төзелгән иде, йомгаклау утырышы 2014 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узды.

Конкурска тәкъдим ителгән проектлар нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән «Вконтакте» интернет-сайтында «Поборы в школах и детсадах, НОВОСТИ ШКОЛ» махсус төркеме булдыру буенча иҗтимагый инициатива проекты (авторы: Матвеева Екатерина Васильевна) җиңүче дип танылды.

Конкурста җиңүчене бүләкләү 2014 елның 8 декабрендә Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International