Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

2014 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова рәислегендә “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокук мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге турында” Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы уздырылды.

Коллегия утырышы Татарстан Республикасы муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Коллегия утырышында “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокук мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге турында”гы нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов чыгыш ясады, шулай ук коллегиядә катнашучылар җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәт турындагы законнарны үтәүләре һәм халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты һәм Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе вәкилләре чыгышларын тыңладылар.
Утырышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлегенә төп йомгак ясалды һәм аның перспектив юнәлешләре аталды, аерым алганда «2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, җирле үзидарә органнарына җирле үзидарәне территориаль оештыру өлкәсендә закон проектларын, якынча (модель) муниципаль норматив хокукый актлар, методик рекомендацияләр, инструктив хатлар әзерләү, Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып баруны оештыру һәм алып бару юлы белән хокукый ярдәм күрсәтү, Кырым Республикасының Бахчисарай районының җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү, тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәүне тикшереп тору, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнү буенча эш төркемнәренең районнарга баруы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 № 764 карары белән расланган «2014 елга Татарстан Республикасы коррупциягә каршы көрәш сәясәтен гамәлгә ашыру» программасын үтәү, халыкка юридик белем бирү һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International