2014 елның 1 декабрендә «Муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре» темасына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан укыту семинары оештырылды.
Видеоконферецэлемтә режимында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру өчен җаваплы белгечләре өчен семинар узды.
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру, норматив хокукый актларда очрый торган уртак коррупциоген факторлар турындагы лекция белән – министрлыкның җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы М.А.Пашкова, җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру практикасын анализлау турындагы лекция белән министрлыкның территориаль оештыру мәсьәләләре һәм тикшереп тору бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова чыгыш ясады.
Шулай ук семинарда Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле М.Т.Шрша – коррупциягә каршы экспертиза уздыру вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өлкәсендә прокурор күзәтчелеге темасы белән, һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе вәкиле Р.Н.Рәхимов муниципаль берәмлекләр уставларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.