2014 елның 5 декабрендә Татарстан халыклары дуслыгы йортында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Баланы тәрбиягә алган ата-аналарның II Республика форумында катнашты.
Форумда 250 делегат катнашты, ул гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга, баланы тәрбиягә алучы уңай үрнәктәге гаилә булдыруга юнәлдерелә,
Форум кысаларында балаларны уллыкка (кызлыкка) алганнарга, опекуннарга, балаларны тәрбиягә алган ата-аналарга ярдәм, ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга гаилә кору рәвешләрен үстерү, ата-ана урынына кандидатларны әзерләү программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, аларның законлы вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү хокукын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән чыгыш ясады. Министр нотыгында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законнарның төп нигезләмәләре (түләүсез юридик ярдәм төрләре, түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия гражданнар категорияләре, мондый ярдәм күрсәтү очраклары,түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган системаларында катнашучылар, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен нигез булырлык документлар исемлеге), Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, аларның законлы вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру эшчәнлеге турында мәгълүмат, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе буенча контакт белешмәләре (түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «кайнар» линия телефоны, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы рәсми сайтының электрон адресы, анда “Түләүсез юридик ярдәм” бүлеге урнаштырылган) яңгырады.