Татарстан Республикасы Спас муниципаль районына бару

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

2014 елның 9 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе вәкилләре белән бергә, инвалид гражданнарга, шулай ук ивалид балалары булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Спас муниципаль районына бардылар.

Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Спас муниципаль районындагы бүлегендә гражданнарны индивидуаль кабул итү оештырылды, аның барышында инвалидларны социаль тәэмин итү, торак законнарын инвалидларны өстәмә торак мәйданы белән тәэмин итү һәм аларга торак субсидияләре бирү өлешендә үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.

Моннан тыш, белгечләр «Картлар һәм инвалидлар өчен Спас интернат йорты» ДАСТУда булдылар. Визит барышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы М.А.Пашкова интернат йортларда яшәүче гражданнар белән гомуми очрашу уздырды, анда инвалидларны социаль яклау өлкәсендәге законнар аңлатып бирелде. Очрашудан соң индивидуаль консультацияләр уздырылды, шунда белегечләр хокукый характердагы барлык сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International