Җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеген оештыруны өйрәнү, эшләр алып баруны һәм архив эшләрен оештыруда методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатларында, шулай ук 2014 елның 8-12 декабрендәге чорда җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше планы нигезендә Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеген оештыруны шунда барып өйрәнделәр.
Эш барышында түбәндәгеләр өйрәнелде: 2013 ел эчендә җәмәгать судьялары күрсәткечләре характеристикалары; суд эшләре алып бару культурасы: гадел хөкем алып бару шартлары, шул исәптән суд утырышлары заллары, киңәшмәләр бүлмәсе, җәмәгать судьялары кабинетлары, конвой, кулга алынган затлар һәм суд приставлары өчен бүлмәләр булу һәм аларны җайланмалар белән тәэмин итү; бозылган хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклап, гражданнарның судка мөрәҗәгать итүләре хокукларын каршылыксыз гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру, җәмәгать судьяларының гражданнарны шәхсән кабул итүен оештыру, гражданнарга суд эшләрен карау вакытын һәм урыны хәбәр итү, гражданнарның тәкъдимнәрен, гаризаларын һәм шикаятьләрен карау; эшләрне оештыру буенча: суд участокларында суд эшләрен алып бару күрсәтмәсен үтәү, архив эшен оештыру, суд участоклары белгечләренең хезмәттә вакытта үз-үзләрен тотышларын өйрәнү: җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең регламентларны, эчке кагыйдәләрне белүе; суд эшчәнлеген мәгълүмати-хокукый тәэмин итү һәм заманча программа-аппарат чараларын гамәлгә кертү; суд участоклары, җәмәгать судьялары һәм процесста катнашучылар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре.