«Татарстан Республикасы ел юристы» юридик премиясен тапшыру

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

2014 елның 12 декабрендә «Казан» ММҮдә беренче мәртәбә республикада «Татарстан Республикасы ел юристы» юридик премиясен тапшыру тантанасы уздырылды, анда Татарстан Республикасы закон чыгару, башкарма һәм суд хакимияте органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, Татарстан Республикасы юристлар бергәлеге вәкилләре, шулай ук федераль хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, Россия юристлары ассоциясе әгъзалары катнашты.

Бу премия 2014 елның 8 октябрендә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Советы тарафыннан гамәлгә куелды һәм Татарстан Республикасы югары квалификацияле юристлар казанышларын тану булып тора.

Тантананы Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе Илнар Гыйрфанов ачып җибәрде: «Сезне Татарстанда беренче мәртәбә «Татарстан Республикасы ел юристы» юридик премиясен тапшыру тантанасы уздырылу белән котларга рөхсәт итегез».

Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова җыелганнарның барысын да Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады. Министр билгеләп үткәнчә, монда җыелганнарның максаты бер – республикабызның тотрыклы үсешенә ярдәм итәрлек дөрес карарлар кабул итү, һәм аларга нык сәламәтлек, шулай ук үз хезмәттәшләре белән профессиональ мәсьәләләрне хәл итү өчен вакытлары җитүне теләде».

Премия өч номинациядә узды:
- «Хокукый белем»;
- «Гадел хөкем»;
- «Юрист һөнәренә тугрылык өчен».

«Хокукый белем» номинациясендә Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы президенты Ольга Гришина, «Гадел хөкем» номинациясендә Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, «Юрист һөнәренә тугрылык өчен» номинациясендә Казан шәһәре прокуроры урынбасары Фәрит Сафин бүләкләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле статуэткалар тапшырылды.

«Татарстан Республикасы Атказанган юристы» мактаулы исеменә түбәндәгеләр лаек булды:
- Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры Борис Железнов;
- Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының дәүләт һәм хокук теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире Юрий Решетов;
- Татарстан Республикасы Прокуратурасы федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары Виктор Кириллов;
- Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясе филиалы адвокаты Ольга Риянова.

Татарстан Республикасы Рәхмәте Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең Казан шәһәре Совет районы филиалы адвокаты Марина Анкудиновага, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе аппараты җитәкчесе Валентин Паймухинга һәм Татарстан Республикасы Казан нотариаль округы нотариусы Ольга Серебряковага тапшырылды.

Россия юристлары ассоциясе Мактау грамотасы белән Эльвира Вәгыйзова бүләкләнде.

Россия юристлары ассоциясе Рәхмәте белән түбәндәгеләр бүләкләнде:
- Какохо Тимур Геннадиевич, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Яшь юристлар советы рәисе;
- Садриев Фәрит Вәгыйз улы – Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президенты кабул итү бүлмәсе аппараты җитәкчесе ярдәмчесе;
- Якупова Алсу Рәфгать кызы – Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының юридик бүлеге әйдәүче консультанты;
- Мусина Алина Фәрит кызы – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын хокукый тәэмин итү юридик бүлеге әйдәүче консультанты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International