Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитеты утырышы

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

2014 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы уздырылды.

Комитет утырышында «Аерым муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Мамадыш муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Аерым муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Казан муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында», «Аерым муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Лаеш муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы законы проектлары каралды.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты, ул Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан әлеге закон проектларының каралуын, хокукый характердагы кисәтүләр булмавын билгеләп үтте.

Шул исәптән Комитет утырышында «Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алу мөмкинлеген тәэмин итү турында», «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законнары проектлары һәм башка мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International