2014 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатларында республика авыл җирләрендә яшәүче гражданнарны миграцион законнар мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында кабул итү уздырылды. Видео аша кабул итүдә 13 муниципаль районнан 20 кеше катнашты.
Кабул итүне Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов алып барды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы М.А. Пашкова катнашты. Гражданнар сорауларына Татарстан Республикасында Хезмәт дәүләт инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И.М. Сергеева, Татарстан Республикасы буенча Федераль миграцион хезмәт идарәсенең гражданнарны миграцион исәпкә алу бүлеге башлыгы А.Н.Марков, Татарстан Республикасы буенча Федераль миграцион хезмәт идарәсенең гражданлык һәм вакытлыча торуга рөхсәтләр мәсьәләләре бүлеге башлыгы урынбасары Ю.Н.Басков,Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгының хезмәт миграциясе һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы А.Ф. Әюпов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлегенең әйдәүче консультанты К.А.Карпухин җавап бирде.
Кабул итү барышында чит илләр гражданнарын эшкә урнаштыру; Россия Федерациясе гражданлыгын алу тәртибе; дача йортларында гражданнарны теркәү; Татарстан Республикасына Украина территориясеннән килгән гражданнарны эшкә урнаштыру һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Моннан тыш, Кукмара һәм Тукай муниципаль районнарында Татарстан Республикасы территориясенә килгән чит илләр гражданнары яшәвенә кагылышлы ике сорау яңгырады. Бу гражданнар Россия Федерациясе гражданлыгын алу, пенсияләр һәм пособиеләр алу буенча каршылыкларга очраганнар. Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгына һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль миграцион хезмәт идарәсенә бу мәсьәләләрне аерым контрольгә алырга тәкъдим итте.