Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе белән бергәләп, республика авыл җирләрендә яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә.
Гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләр бирү максатларында, министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән, аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Россия Федерациясеның Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе аппараты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль Салым хезмәте идарәсе, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы белгечләреннән мобиль мәгълүмат - консультация төркеме төзелде.
2014 елның 25 декабрендә әлеге төркем Теләче муниципаль районының Теләче һәм Үзәк авыл җирлекләрендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итү уздырдылар. Мәгълүмат- консультация төркеме ике авыл җирлегенең 25 гражданына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.
Гражданнарны кабул итүдә муниципаль район Башлыгы аппараты җитәкчесе И.В.Мөбинов һәм муниципаль район Башкарма комитеты юридик бүлеге башлыгы Ю.И.Емельянов катнашты.
Адвокатка һәм нотариуска, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап, иң күп граждан мөрәҗәгать итте. Гражданнарны иминият түләүләре, медицина дәвалавының мәҗбүри чараларын куллану, кредит йөкләмәләре мәсьәләләре, производствода имгәнү очракларында хезмәт бәхәсләрен хәл итү тәртибе һәм мирас мәсьәләләре кызыксындыра.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиленә торак хосусыйлаштыру, җир кишәрлекләрен милекчелеккә рәсмиләштерү мәсьәләләре һәм башкалар мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкиленә төрле ташламалар алу, Бөек Ватан сугышы ветераннары варислары тарафыннан торак алу, ветераннарның медицина тикшерүләре узу тәртибе мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгатьләр фельдшерлык-акушерлык пунктлары эшчәнлегенә, район сырхауханәсен заманча җайланмалар белән тәэмин итүгә һәм төрле авырулар буенча консультацияләргә кагылды.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе вәкиле гражданнарга пенсия исәпләп чыгаруга, туендыручысын югалту очрагында пенсия билгеләү, иминият кертемнәре түләү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде.
Салым хезмәте белгечләре гражданнарның мөлкәткә салым, мөлкәт салымын түләгәндә пенсионерларга ташламалар турындагы сорауларга җавап бирде.
Авыл кешеләренең барлык сорауларына белгечләр тулы һәм төпле консультация бирделәр.
Шулай ук «Хокук мәктәбе» кысаларында Теләче һәм Үзәк авылларының 9-11 сыйныфлары укучыларына Яшь юристлар советы әгъзалары лекцияләр укыдылар:
1) «Дәүләт килеп чыгу, аның төп сәбәпләре», лекторы – Юля Байрашевская;
2) «Ир белән хатынның, ата-аналарның һәм балаларның хокуклары һәм бурычлары », лекторы – Екатерина Малярова;
3) «Хокук һәм мораль», лекторы – Алмаз Әхмәтҗанов.
Теләче авылының (40 кеше) һәм Үзәк авылының (30 кеше) өлкән сыйныф укучылары дәресләрнең тәкъдим ителгән темалары буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Укучылар материалны бик кызыксынып өйрәнделәр, сораулар күп бирделәр.