Медиаторлар эшчәнлеген җайга салу советы утырышы

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

2014 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасында Медиаторлар эшчәнлеген җайга салу советының чираттагы утырышы уздырылды, Совет рәисе – Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова.

Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры – Совет рәисе Л.Ю. Глухова; Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин; Казан (Идел буе) федераль университеты Өзлексез белем институтының Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире О.В.Маврин; Икътисад, идарә һәм хокук институның юридик хезмәте башлыгы Н.В.Бабкин; Казан (Идел буе) федераль университетының граждан һәм эшкуарлык хокукы кафедрасы доценты В.П.Васькевич, шулай ук Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Идел буе Медиаторлары лигасы вәкилләре катнашты.

Совет утырышында Татарстан Республикасы судларында медиация процедурасын гамәлгә кертүне дәвам итү, медиацияне популярлаштыру өчен кирәкле шартлар тудыру (республика судларының мәгълүмат стендларын тулыландыру), суд җәмгыятләре белән буенча Совет әгъзалары эшенең нәтиҗәләре каралды; медиация өлкәсендә Россия Федерациясенең барлык субъектлары белән тәҗрибә турында һәм 2015 елда бәхәсләрне җайга салуның альтернатив процедурасын арадашчы сыйфатында бәйсез затны - медиаторны катнаштырып, уңай тәҗрибәсе булган Россия Федерациясе субъектлары белән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Воронеж) видеоэлемтә режимында түгәрәк өстәл уздыру детальләре турында фикер алыштылар; Совет әгъзалары 2015 елның I кварталында Совет эше планына тәкъдимнәр керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International