Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе турында

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

2015 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең 2014 елгы йомгаклары һәи 2015 елга бурычлары” исемле йомгаклау утырышы булды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашты.
“Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең 2014 елгы йомгаклары һәи 2015 елга бурычлары” исемле төп доклад белән Татарстан Республикасы Юстиция министры Л.Ю.Глухова чыгыш ясады.
Аның чыгышында эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча министрлыкның эш нәтиҗәләре яктыртылган һәм 2015 ел эшчәнлегенең өстенлекле бурычлары билгеләнгән иде. Әлеге бурычлар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе карарында чагылган иде.
Коллегия барышында “Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкаләтләрен тормышка ашыру” темасына Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Р.И.Заһидуллин татарча доклад ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А.Г.Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гыйләҗев та актуаль темаларны күтәреп чыктылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков үзенең йомгаклау чыгышында министрлык эшчәнлегенең мөһим бурычларын һәм өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Аның фикеренчә, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча республика законын тормышка ашыру 2015 елгы төп бурычларның берсе булып тора.
И.Ш.Халиков сүзләре буенча, 2015 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрү аерым игътибарга лаек мәсьәлә. Хөкүмәт башлыгы 2014 елда ведомство алдына куелган бурычларның тулысынча хәл ителгәнен билгеләп үтте.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы закон чыгару базасын камилләштерү тәкъдимнәре әзерләү буенча актив һәм даими эш балып барырга тиеш, бу республика дәрәҗәсендә дә, федераль югарылыкта да алып барылырга тиешле эш.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, норматив-хокукый актларның вакытында басылып чыгуы мәсьәләсе дә актуальлеген югалтмады.
Республикада хокукый мәгълүмат рәсми порталы эшли башлады, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының бурычы – порталга дәүләт органнарының норматив-хокукый актларын вакытында урнаштырып бару.
ТР Премьер-министры портал мониторингын “Ачык Татарстан” системасына кертү бурычын куйды, бу порталны хокукый мәгълүмат белән тутыру срокларының ни дәрәҗәдә үтәлүен күрсәтәчәк.
2015-2020 елларда дәүләт антикоррупцион программасын тормышка ашыру программасын контрольдә тоту вазыйфалары да Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнгән.
Хөкүмәт башлыгы, сүзен йомгаклап, министрлык хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде, куелган бурычларны үтәүдә уңышлар теләде һәм дәүләт бүләкләрне тапшырды:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының сектор мөдире Наталья Николаевна Фәрхуллинага - Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Лилия Данисовна Сабирҗановага - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының бүлек җитәкчесе Наталья Юрьевна Казанцевага - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хаты;
Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Идрисович Гилазевка, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Роман Фәһимович Романовка, Казан шәһәренең Совет районы буенча 3нче номерлы суд участыгы җәмәгать судьясы Ольга Васильевна Мельниковага, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Павлович Афанасьевка, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Галимҗанович Зиатдиновка Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатлары “Татарстан Республикасы Адвокат палатасы” дәүләт булмаган оешма, Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Илдусович Шәрипов, “Столица” ТР Адвокатлар коллегиясе рәисе Артур Тәлгатевич Акмаев, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының әйдәп баручы белгече Руслан Рамилевич Нәбиуллин, җәмәгать судьялары аппараты администраторы Антон Валерьевич Гулка, җәмәгать судьялары аппараты администраторы Гөлфирә Рәфкатовна Габсатаровага тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International