Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге белән берлектә республиканың авыл җирлегендә яшәүче гражданнарына түләүсех хокукый ярдәм күрсәтү буенча эшне дәвам итә.
2015 елның 22 январендә дәүләт власте органнары белгечләреннән тупланган мәгълүмати-консультацион төркем Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Биләр һәм Олы Тигәнәле авылларында халыкны кабул итеп түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. 41 кеше кабул ителеп хокук сораулары буенча ярдәм күрсәтелде. 17 бюджет хезмәткәренә, 14 башка сферада эшләүчегә, 11 пенсия яшендәге гражданга һәм 1 эшсез кешегә хокук ярдәме күрсәтелде. Гражданнары кабул итүдә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Н.П.Чурин катнашты.
Хокук ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләрне нигездә киләчәк пенсияне санау мәсьәләләре кызыксындары. Интернациональ сугышчыларга каралган ташламалар, “Ана батырлыгы” ордены белән бүләкләү, пенсионерларга милеккә салым ташламалары, торак алганнан соң салым исәпләүләрен кайтару, мирас теркәү, кулланучылар хокукларын яклау һәм алимент түләү буенча да сораулар яңгырады.
Гражданнар өчен җир кишәрлеген милек итеп теркәү һәм арендага бирү мәсьәләләре дә актуальлеген югалтмый.
Сәламәтлек саклау буенча сораулар фельдшер-акушерлык пунктларының эшчәнлегенә, балалар ризыгы белән тәэмин итүгә, беренче медицина ярдәме күрсәтүгә һәм төрле авырулар буенча консультациягә кагыла иде.
Кабул итү барышында гражданнарга ана капиталын куллану һәм яшьләр өчен торак программалары буенча да мәгълүмат бирелде.
Авыл кешеләре үзләрен кызыксындырган бөтен сорауларга да җавап таптылар һәм мондый очрашуларның кабатлауына теләк белдерделәр.