Ленинград шәһәренең фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 71 еллыгы

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Ленинград шәһәрен немец-фашист гаскәрләре блокадасыннан азат итте. Бу Бөек Ватан сугышының иң трагик, шул ук вакытта батырлык бите дә.
Ленинградны саклаучылар һәм анда яшәүчеләр ачлык һәм үзәк өчгеч суык газабын, атышларны һәм бомбардировкаларны кичерделәр. Алар авырлыклар аша үтеп чын мәгънәсендә чыдамлык, гаҗәеп батырлык үрнәге күрсәттеләр, җиңүгә ышанычны югалтмадылар. Ленинградны саклаучыларның һәм анда яшәүчеләрнең батырлыгына сокланмый мөмкин түгел.
Без бу көнне кешенең рухын ач тотып, өшетеп, атышлар белән куркытып кына җиңеп булмавын раслаган Ленинградта яшүчеләрне, аны саклаучыларны һәм коткаручыларны зурлыйбыз, аларның ватанга булган мәхәббәте һәм җиңүгә ышанычы авырлыклардан өстен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International