2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитетның Татарстан Республикасы Премьер-министры - Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Аппарат җитәкчесе Ш.Х.Гафаров җитәкчелегендәге утырышы булды.
Утырыш барышында Татарстан Республикасының дүрт закон проекты каралды. Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитет әгъзалары тарафыннан түбәндәге закон проектларын раслау турында карар кабул ителде:
“Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме” турындагы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”;
“Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы Кодексының 1.1.1 һәм 8.2 мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында”;
“Әтнә муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территория чикләрен һәм статусын билгеләү турындагы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”.