Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советында киңәшмә

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

2015 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистр бүлеге башлыгы Р.У.Гарипов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы киңәшмәсендә катнаштылар, аны Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы оештырды, анда шулай ук республика муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарлары да катнашты.

Киңәшмәдә авыл җирлекләренә муниципаль районнарның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру турында килешүләр төзүгә һәм аларны гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә катнашучыларга өләшү материалы рәвешендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән якынча (типовой) муниципаль хокукый актлар тәкъдим ителде.

Р.И.Заһидуллин муниципаль берәмлекләр уставларын гамәлдәге законнарга туры китерү мәсьәләсе буенча нотык белән чыгыш ясады, анда ул җирле үзидарә турындагы законнарга соңгы үзгәрешләр турында сөйләде, муниципаль берәмлекләр уставларында мәҗбүри чагылдыруны таләп итә торган үзгәрешләргә аерым игътибар бирде һәм уставларга кертергә тиешле үзгәрешләр һәм өстәмәләр эчтәлеген аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International