Әлмәт районы җәмәгать судьяларының эшчәнлеген өйрәнү

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

 2015 елның 26-30 январенда җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге белгечләре, Татарстан Республикасы Югары суды һәм Татарстан Республикасының Суд департаменты идарәсе вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасы Әлмәт районы җәмәгать судьялары суд участокларының эшчәнлеген комплекслы өйрәнгәннән соң, өйрәнүләрне йомгаклау максатыннан, 2015 елның 30 январенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге начальнигы Р.Р.Нәбиуллин эш сәфәре белән Әлмәт шәһәрендә булдылар.
Эш барышында суд участокларының эшчәнлеген оештыру өйрәнелде һәм эшне камилләштерү буенча киңәшләр бирелде.
Йомгаклау киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары М.М.Хәйруллин, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Ю.Г.Мягков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International