ТР Биектау муниципаль районында кабул итү

2015 елның 6 феврале, җомга

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе белән берлектә республиканың авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
2015 елның 5 февралендә дәүләт власте органнары белгечләреннән торган мобиль мәгълүмати-консультацион төркем, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен, Биектау районының Красносельская (Биектау ст.) һәм Әлдермеш авылы кешеләрен кабул итте.
Кабул итү барышында ике авылның 70 кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде. 23 бюджет хезмәткәренә, башка тармакта эшләүче 8 гражданга, 2 эшсезгә, 19 пенсия яшендәге гражданга, аның өчесе инвалид, юридик ярдәм күрсәтелде. Гражданнарны кабул итүдә Биектау муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Н.К.Әхмәтҗанов катнашты.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен алдагы пенсияне билгеләү, алына торган пенсияне яңадан санау, тиешле еллар хезмәт иткәнлеккә пенсия хокукы, инвалид бала тәрбияләүче анага вакытыннан алда пенсиягә китү хокукы, бала караган чорын эш стажына кертү мөмкинлеге кызыксындырды.
Моннан тыш, гражданнарны күп гаиләлеләргә җир участогы бирү тәртибе, арендага җир алу, кулланылмаган җирне тартып алу, авыл хуҗалыгы өчен булган җирләрне рәсмиләштерү, межалау, социаль ипотекада хокукларны тормышка ашыру, тузган торактан күченү мәсьәләләре, фатир өчен түләмәүчеләрне биләп торган торакларыннан чыгару мөмкинлекләре кызыксындырды.
Гражданнар өчен халыкны эшле итү һәм социаль яклау, кулланучы хокукларны яклау һәм сәламәтлекне саклау мәсьәләләре дә актуаль.
Авыл кешеләре үзләрен кызыксындырган сорауларга квалификацион җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International