2015 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында ТР юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә контроль-күзәтү эшчәнлеген алып баручы башкарма власть федераль органнарының территориаль органнары вәкилләре катнашында киңәшмә булды.
Киңәшмәдә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Д.Н.Козак үткәргән киңәшмәнең «Башкарма власть федераль органнарының контроль-күзәтчелек вәкаләтләрен «пилот» режимында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт органнарына тапшыру турында» Протоколын (26.12.2014 № ДК-П36-251пр) тормышка ашыру буенча мәсьәләләр каралды. Әлеге Протокол буенча 2015 елда Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең «пилот» режимында контроль-күзәтчелек вәкаләтләре тапшырылган субъектлары исәбенә кертелгән.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан тәкъдимнәр әзерләнеп, Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгына җибәреләчәк.