Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет утырышы

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

2015 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов и җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге начальнигы А.В.Воробьев Татарстан Республикасы Дәүләт советының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет утырышында катнаштылар. Утырыш Татарстан Республикасы Дәүләт советының бишенче чакырылыш депутаты Ш.Ш.Яһудин рәислегендә үтте.
Утырышта ике республика һәм берничә федераль закон проекты, шулай ук, җәмәгать судьяларының эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник тәэминат ягыннан тикшерү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасының “Гражданнарга Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар үткәрү хокукын тормышка ашыру өчен шартлар булдыру турында”гы Татарстан Республикасы законының 12нче мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты буенча фикер алышынды. Закон проекты буенча митинг уздыручылар белән дәүләт органының административ биналары, мәктәпләр, сырхауханәләр, храмнар арасын 50 м. ераклыктан 5 м. калдырырга тәкъдим ителә.
М.М.Ибәтов үз чыгышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы фикерен җиткерде. Әлеге закон проектын кабул ителсә, анда тәкъдим ителгән үзгәрешләр транспорт һәм башка социаль инфраструктураларга зыян китерергә, гражданнарга башка комачаулыклар китереп чыгарырга мөмкинлеген әйтеп үтте.
Комитет Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Казан шәһәренең Башкарма комитеты дәлилләре белән килеште, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бу закон проектын кире кагарга тәкъдим итү турында карар кабул итте. А.В.Воробьев утырышта катнашучыларга Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитетының «Җәмәгать судьяларының эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник яктан тәэмин итү турында»гы (20 май 2011 ел №53) карарын үтәү буенча мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җәмәгать судьяларының эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник яктан тәэмин итү буенча эшне дәвам итәргә; муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының тәкъдимнәрен искә алып җәмәгать судьяларын биналар белән тәэмин итү эшен комплекслы алып барырга;
җәмәгать судьяларының һәм аларның аппараты хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча курсларны алга таба да оештырырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International