2015 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә “Татарстан Республикасы дәүләт властеның башкарма органнарының норма чыгару эшчәнлеге турында” коллегия утырышы үтте.
“Татарстан Республикасы дәүләт властеның башкарма органнарының норма чыгару эшчәнлеге турында” төп доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады.
Чыгышты 2014 елда норма булдыру эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, норматив хокукый актлар проектларына ясалган хокукый һәм антикоррупцион экспертизаларның нәтиҗәләре күрсәтелде, бу юнәлештәге проблемалар билгеләп үтелде, норма чыгару эшчәнлегендә башкарма власть органнарының төп бурычлары яктыртылды.
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының Хокукый экспертиза һәм норма чыгару бүлеге начальнигы Н.Ю.Казанцева үз чыгышында Татарстан Республикасы башкарма властеның норма чыгару эшчәнлегенең аерым аспектларын яктыртты.
Коллегия утырышында шулай ук түбәндәгеләр чыгыш ясады:
Татарстан Республикасы прокурорының Татарстан Республикасының закон чыгаручы һәм башкарма органнары белән үзара бәйләнеше буенча өлкән ярдәмчесе Г.Ю.Синякова;
Татарстан Республикасы Дәүләт советының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Ш.Ш.Яһудин;
Татарстан Республикасы Дәүләт советының Хокук идарәсе начальнигы А.А.Ощепков;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе начальнигы А.Б.Гревцов;
Татарстан Республикасы Президентының Дәүләти-хокук идарәсенең закон проектлары бүлеге мөдире Д.И.Мәхмүтов.
Коллегияне йомгаклап, Татарстан Республикасы башкарма власте органнарының юридик хезмәткәрләре өчен агарту семинары үткәрелде. Аның кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
«Норматив хокукый актлар проектына антикоррупцион экспертиза үткәрү практикасы»;
«Ведомствоның норматив хокукый актларын дәүләт теркәве мәсьәләләре турында».