Нык исерек кешеләргә ярдәм итү эшен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

2015 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында нык исерек булып үзе хәрәкәтләнә алмас хәлгә килүчеләргә, әмма медицина ярдәменә мохтаҗ булмаучыларга ярдәм итү эшен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт советының социаль сәясәт комитеты рәисе С.М.Захарова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе начальнигы А.Б.Гревцов, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләти-хокук идарәсенең закон проектлары бүлеге мөдире Д.И.Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Дәүләт советы Аппараты Хокук идарәсенең социаль законнар чыгару бүлеге мөдире Э.М.Мостафина, Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле С.Х.Сабурская, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ю.И.Абдреева, ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ, ТР Муниципаль берәмлекләр советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ГБУ «ЦЭСИ РТ» вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Юстиция министрлыгы эшләгән закон проекты һәм муниципаль дәрәҗәдәге махсуслашкан учреждениеләрнең эшчәнлеген норматив көйләү вариантлары каралды.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасы бюджетыннан алырга планлаштырылган субвенцияләр күләмен методика буенча 2015 елга каралган финанс күләме белән туры китрүнең катлаулылыгын билгеләп үттеләр. Моннан тыш, бу вәкаләтләр җирле үзидарә органнарына тапшырылса, үтәлешне контрольдә тотарга тиешле дәүләт органын билгеләү проблемасы да ассызыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International