Министрлык укыту семинары уздырды

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

2015 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрне теркәү өчен җаваплы җирле үзидарә органнары белгечләре өчен “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 6 октябрь, 2003 ел, 131-ФЗ нче Федераль законга кертелгән үзгәрешләрне күзәтү. Муниципаль берәмлекләрнең уставын гамәлдәге законнар белән тәңгәл китерү” темасына Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә укыту семинары уздырылды.  

Укыту республиканың бөтен районнарын тоташтырган видеоконференц-элемтә режимында үтте.

Семинар эшендә ТР Прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтү идарәсенең эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча күзәтү бүлеге прокуроры И.Ф.Газизов, Татарстан буенча РФ Юстиция министрлыгы идарәсенең РФ субъектларының норматив хокукый актлар мәсьәләләре, федераль регистрны, муниципаль берәмлекләр регистрын алып бару, муниципаль берәмлекләр уставын теркәү һәм алып бару мәсьәләләре бүлегене начальнигы Р.Н.Рәхимов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына консультацион-методик хокукый ярдәм бүлеге начальнигы М.А.Пашкова катнашты һәм чыгыш ясады.

М.М.Ибәтов устав мәддәсе буенча бастырылуы һәм үз көченә керүе каралган муниципаль норматив хокукый актлар өчен рәсми чыганаклар исемлегенә “Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталы” Интернет-ресурсының кертелүен ассызыклап узды.

Семинарга нәтиҗә ясап, Мөхәррәм Мансурович муниципаль берәмлекләрнең уставын тиз арада гамәлдәге законнар белән тәңгәл китерергә кирәклеген әйтеп узды, ТР буенча РФ Юстиция министрлыгы идарәсенең рәсми сайтында муниципаль район Уставының моделе урнаштырылырга планлаштырылуын билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International