Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге белән берлектә, республиканың авыл җирлегендә яшәүче гаржданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
19 февральдә Татарстан Республикасының дәүләт власте органнары, министрлык, ведомство, адвокатлар палатасы һәм нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем Мөслим муниципаль районының Мөслим һәм Туйгилде авылларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча җирле халыкны кабул итте. Кабул итү барышында ике авыл җирлегенең 41 кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде. Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен васыятьне дәгъвалау, мирас алу өчен документлар рәсмиләштерү, законсыз биләмәләрдән мөлкәтне алу, аерылышу, предприятие бетерелгәннән соң вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу, физик затларның мөлкәтенә салым тәртипләре кызыксындырды. Авыл халкы министрлык һәм ведомство белгечләреннән үзләренең сорауларына квалификацияле җаваплар алдылар.
Сәфәрдәге эш барышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы М.А.Пашкова законнарда җирле үзидарә органнарының эшчәнлегенә кагылышлы соңгы үзгәрешләр, гражданнарның үзара салымы, муниципаль берәмлекләрнең уставларында чагылырга тиешле закон үзгәрешләре турында фикер алышкан киңәшмәдә катнашты.