Татарстан Республикасы судьяларының X конференциясе

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

2015 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы судьяларының X конференциясендә чыгышы ясады.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасарлары М.М.Хәйруллин, Р.А.Шәрифуллин, М.В.Беляев, Р.Ф.Гафаровлар, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов, суд рәисләре, федераль һәм җәмәгать судьялары катнашты.
Конференция барышында суд эшчәнлегенең эффектлылыгын арттыру, суд органнарына ышаныч дәрәҗәсе, кадрлар эшен оештыру мәсьәләләре каралды, шулай ук, 2014 елда судларның эшенә нәтиҗәләр ясалды.
Р.Н.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ил җитәкчелеге тарафыннан суд системасы алдына куелган бурычлар кадрлар сәясәтенә булган таләпләрне дә үзгәртә: «Судья вазыйфасына дәгъва итүчеләрне сайлау принцибы туры килгәннәрне түгел, лаеклыларны сайларлык булырга тиеш. Профессиональ булмау, коррупциягә бирешүчәнлек, этик нормалар белән санлашмау кебек сыйфатлар белән көрәшергә кирәк. Болар гражданнарның хөкем системасына булган ышанычын бетерә».
Лариса Юрьевнаның чыгышы җәмәгать судьяларын эш шартларын яхшырту, алар урнашкан биналарны техник яктан һәм террорга каршы торырлык итеп ныгыту, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр булдыру, участокларны матди-техник яктан тәэмин итү, шулай ук җәмәгать судьяларының һәм аппарат хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәсен үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.
Конференция кысаларында судьяларны бүләкләү тантанасы булды, шулай ук, «Ел судьясы» I Республика конкурсы һәм Суд системасын яктыртучы журналистлар арасында «Ел Фемидасы» VII иҗади конкурс җиңүчеләре билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International