Әтнә муниципаль районына сәфәр

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

2015 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы вәкиле белән бергә, җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатыннан, Әтнә муниципаль районына эшлекле сәфәргә чыктылар.
Район җирлегендә Әтнә муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф.Каюмова, Әтнә муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару, муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар өчен җаваплы хезмәткәрләр катнашында эшлекле киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә «Муниципаль норматив хокукый актлар регистры турында» 2009 елның 9 февралендәге 14-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законын тормышка ашырылуы мәсьәләләре, авыл җирлеге уставларын законнар белән яраклаштыру, муниципаль хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру, кайбер мәсьәләләрне хәл итү буенча Әтнә муниципаль районы җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен авыл җирлеге дәрәҗәсенә тапшыру буенча килешүләр төзү мәсьләләре буенча фикер алышынды.

Авыл җирлеге башлыкларына муниципаль милек белән идарә итү һәм гражданнарның ирекле түләүләрен файдалану белән бәйле төрле сораулар буенча практик киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International