Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре семинар-киңәшмәсе

2015 елның 13 марты, җомга

2015 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залында Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен семинар-киңәшмә үткәрелде.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Югары суды рәисенең административ эшләр буенча урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының конкурс, аттестация (имтихан) комиссияләре эксперты – дәүләт гражданнар хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Мәгълүмат үзәге фамилияле исәпкә алу бүлеге начальнигы урынбасары А.И.Гыйльметдинова, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Мәгълүмат үзәге статистика бүлеге инженер программисты Л.С.Мәүлетов, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге начальнигы М.М.Гәрәев, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый яктан тәэмин итү бүлеге начальнигы Р.Р.Нәбиуллин, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге начальнигы урынбасары Т.С.Свиридова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге начальнигы урынбасары Д.И.Подтелкова һәм кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты А.А.Мухачев катнаштылар.
Семинар-киңәшмәне ачканда Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре эшенең әһәмиятен һәм җаваплылыгын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Югары суды рәисенең административ эшләр буенча урынбасары Р.Ф.Гафаров җәмәгать судьялары аппараты эшенең дөрес оештырылган булуының әһәмиятен билгеләп, алар эшен камилләштерү буенча актуаль мәсьәләләрне һәм төп бурычларны ассызыклады.
Киңәшмәдә суд участокларында суд эшен алып баруны оештыру мәсьәләләренә, үз вазыйфаи бурычларын тиешенчә башкармау белән бәйле шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләрнең кимүенә китергән чаралар, гражданнар һәм документлар белән эшләгәндә культура һәм этика, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең тышкы кыяфәте мәсьәләләренә зур игътибар бирелде.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре хөкем ителгәннәрнең статистик карточкасын тутырганда җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре җибәргән типик хаталар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашучыларның игътибарын суд участокларында янгын куркынычсызлыгын саклауга, акчаны экономияләүгә һәм матди кыйммәтләрне исәптән төшерү кагыйдәләренә игътибарны юнәлттеләр.

Семинарда суд процессында катнашучыларга смс-хәбәр механизмы, мәгълүматны үз вакытында сайтка кую, җәмәгать судьялары һәм аларның аппарат хезмәткәрләрен электрон документ әйләнеше ведомоствоара системасына тоташтыру һәм җәмәгать судьялары өчен электрон цифрлы имзалар әзерләү проблемалары һәм аларны чишү юллары күрсәтелде.
Моннан тыш, министрлыкның кадрлар бүлеге документлар тутыру һәм дәүләт гражданнар хезмәткәрләренең биләгән вазыйфасына ярашлы рәвештә план буенча аттестациясенә отзывларны вакытында тапшыру турында искә төшереп үтте.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы заты коррупциягә каршы законнар, керемнәр, чыгымнар һәм милек буенча бурычлар справкасын тутыру турында лекция укыды.
Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, семинарны тәмамлап, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә «2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International