2015 елның 13 мартында сәгать 10.30да Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә суд приставлары хезмәтенең республиканың административ штрафлар түләттерү буенча республика административ комиссияләре белән үзара ярдәмләшеп эшләве мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.
Штрафларның аз түләнүе, шул исәптән, административ җәза билгеләү турында карарларны көчләп башкарттыру турында мәгълүматлар төрлелеге сәбәпләре турында, шулай ук, җыелган штрафлар суммасын арттыру буенча фикер алышынган киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының Федераль хезмәте идарәсе, Казан шәһәре, Югары Ослан, Зеленодол, Лаеш һәм Теләче муниципаль районнары вәкилләре катнашты.