Эксперт советы утырышы

2015 елның 27 марты, җомга
2015 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча Ведомоствоара координацион комитетның Эксперт советы утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Р.И.Заһидуллин алып барды. 

Эксперт совет утырышында түбәндәге проектлар хупланды: 

1. «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законының 13нче һәм 14нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Законы проекты;

2. «Ваклап сату базарлары турында һәм Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль Законның 24 маддәсенең 2нче һәм 3нче бүлекләрендә каралган таләпләрнең Татарстан Республикасы территориясендә кулланылыш срокларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законы проекты; 

3. «Административ тәртип бозулар буенча Татарстан Республикасы Кодексына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ тәртип бозулар турында протоколлар төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча дәүләт вәкаләтләре бирү турында” Татарстан Республикасы Законының 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законы проекты; 

4. «Казан шәһәрендә районнар чикләре турында» Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүче – Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы); 

5. «Татарстан Республикасы дәүләт властеның башкарма органнары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Законы проекты; 

6. «Хокук мәсьәләләре буенча Ведомоствоара координацион комитет турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Президенты указы проекты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International