Җирле үзидарә органнары белгечләре өчен укыту семинары

2015 елның 27 марты, җомга
2015 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнарының юридик хезмәткәрләре, республиканың муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җир һәм милек палаталары белгечләре өчен видеоконференция режимында «Россия Федерациясе Җир кодексына кертелгән үзгәрешләргә күзәтү. «Россия Федерациясе Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2014 елның 23 июнендә кабул ителгән 171-ФЗ номерлы Федераль Законны тормышка ашыру” дип аталган укыту семинары уздырды.   

Чараның ачылышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Россия Федерациясе Җир кодексындагы яңалыкларны бертөрле аңлауның һәм хокукый чаралар күрү практикасы формалаштыруның әһәмиятен билгеләп үтте.   

Россия Федерациясе Җир кодексына кертелгән үзгәрешләргә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсе Методология һәм муниципаль мөлкәт мөнәсәбәтләрен формалаштыру бүлеге начальнигы  В.И.Лукоянов күзәтү ясады.  

Татарстан Республикасы Прокуратурасының икътисад һәм табигатьне файдалану буенча законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры З.М.Шакирова җир законнарының үтәлешен прокурор күзәтүе практикасы турында сөйләде, җир законнары нормаларын тормышка ашырганда җирле үзидарә органнары тарафыннан җибәрелгән закон бозу очраклары турында әйтеп үтте.  

Татарстан Республикасы Арбитраж судының суд практикасын анализлау һәм гомумиләштерү бүлеге начальнигы Р.Р.Шкаликовның чыгышы арбитраж суд практикасындагы үзбелдеклеләнеп корылган корылмаларга хокукны тану буенча аерым сорауларга багышланган иде.   

Семинар-киңәшмә азагында тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International