Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының комиссия утырышы

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

2015 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәвен тикшерү һәм конфликтлы интересларны җайга салу комиссиясе утырышы булды. Утырышны Комиссия рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәвен тикшерү һәм конфликтлы интересларны җайга салу комиссиясенең 2015 елга Эш планын раслау.
2. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәвен тикшерү һәм конфликтлы интересларны җайга салу комиссиясенең 20114 елда эшен йомгаклау.
3. Татарстан Республикасы прокатура органнарының керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында, шулай ук иренең (хатынының) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында белешмәләр тапшырганда 2011-2014 елларда коррупциягә каршы тору буенча законнарның үтәлешен күзәтүне тормышка ашыру материаллары буенча законлылыкны һәм төп хокук бозуларны карау турында.
4. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Дәүләт граждан хезмәткәрләренең үз балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнаре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында справка тапшыра алмаулары турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International