2015 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 2нче разрядлы белгече, 2нче разрядлы өлкән белгеч – Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультантының дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазыйфасына ярашлылыгы буенча аттестацион комиссиясе утырышы булды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләренең аттестациясе хезмәткәрнең сыйфаты торышын билгеләүгә һәм шәхси, профессиональ потенциалын, функциональ бурычларын үтәү һәм булдыклылык дәрәҗәсен ачыклауга юнәлтелгән. Аттестациянең төп максаты – конкрет кешенең үзе биләп торган вазыйфага туры килгәнлеген билгеләү.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының җиде дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия аттестация үтүченең алтысын үзләре биләгән дәүләт граждан хезмәтенә туры килә дип тапты, бер аттестация үтүче профессиональ әзерлек узса яки квалификациясен күтәргән очракта үз вазыйфысына туры киләчәк дигән карар кабул итте.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетындагы (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнашты.