Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитет утырышы

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

2015 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитет утырышы үтте.
Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитет әгъзалары тарафыннан түбәндәге закан проектларын хуплау турында карар кабул ителде:
“Ваклап сату базарлары турында һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законның 24нче маддәсенең 2нче һәм 3нче бүлекләрендәге таләпләрне Татарстан Республикасы территориясендә кулланунның сроклары билгеләү турында”;
“Казан шәһәрендә район чикләрен билгеләү турында”;
“Татарстан Республикасы дәүләт властеның башкарма органы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”;
“Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”;
“Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитет булдыру турында” Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәрешләр кертү турында”.
Моннан тыш, утырыш барышында “Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитет булдыру турында” Татарстан Республикасы Президенты указының проекты хупланды һәм Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитетның яңа редакциясенең Эксперт советы составы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International