2015 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре катнашында кидәшмә уздырылды. Киңәшмәдә муниципаль берәмлекләрдә гражданнардан үзара салым җыюны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренең хокукый ягы турында, әлеге сферага караган актуаль проблемалар буенча фикер алышынды.
Киңәшмә нитәҗәләре буенча, җирле үзидарә органнарының гражданнарның үзара салымын төрлечә куллану практикасын күздә тотып, “Гражданнарның үзара салым түләүләре һәм аны җыю тәртибе, гражданнарның үзара салымы акчаларын куллану турында” нигезләмәне бергәләп җиренә җиткереп эшләп бетерү турында карар кабул ителде.